Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
Петров Валерий Иванович 1941нче елның 9нчы сентябрендә туа.
1964нче елда Казан дәүләт медицина институтын тәмалаганнан соң, хезмәт эшчәнлеген табиб-хирург буларак башлый. 1972нче елдан Түбән Кама район үзәк хастаханәсендә табиб- уролог булып эшли. 1976нчы елда хастаханәдә урология бүлеге ачыла, аның мөдире итеп В.И. Петров билгеләнә. Ул гомере буе бүлекне үстерү, сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү, диагностикалау эшен җайга салу, яңа техник чаралар булдыру эше белән шөгыльләнә.
Валерий Иванович – югары категорияле хирург, үз эшенең остасы. Күп еллар районара урология бүлеген җитәкләде. Хезмәттәшләре һәм авырулар арасында абруе зур, аның исемен һәрчак бары яхшы яктан гына телгә алалар. “Сәламәтлек саклау отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Моннан тыш, ул - күп кенә район һәм республика сәламәтлек саклау оешмаларының мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән табиб, аңа “Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины” исеме бирелде.