Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
Хәйруллин Вакыйф Зәйнулла улы 1946нчы елның 13нче июлендә ТАССРның Чистай районында туган, татар милләтеннән, югары белемле.
1969нчы елда ул Казан төзелеш институтын тәмамлаганнан соң, Орск тимер-бетон эшләнмәләр заводында мастер булып эшли башлый.
1975нче елдан Түбән Кама «Татэнерготөзелеш” берләшмәсендә төрле өлкәләрдә эшли. Үзен оештыру сәләтенә ия оста җитәкче, тирән белемле хезмәткәр итеп таныта.
1981нче елдан КПССның Түбән Кама шәһәр комитеты шәһәр хуҗалыгы төзелеше бүлеге мөдире булып эшли башлый. 1983нче елда «Татэнерготөзелеш” идарәсе партком секретаре вазыйфасына күчерелә. 1985нче елда Вакыйф Зәйнулла улы «Камэнергостройпром» дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры итеп билгеләнә. Эш дәверендә үзен сәяси яктан өлгергән, оештыру сәләтенә ия җитәкче итеп таныта. Шәһәр һәм район иҗтимагый эшләрендә актив катнаша. Эшенә һәрчак җаваплы карый, үз-үзенә һәм хезмәттәшләренә таләпчән, гадел мөнәсәбәттә була.
Хәйруллин Вакыйф Зәйнулла улы - Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе.