ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Моисеев Николай Андреевич


Шин комбинаты хезмәткәре

Моисеев Николай Андреевич   1954нче елның 17нче декабрендә туа. Хезмәт эшчәнлеген  Түбән Кама шин  заводында  автопокрышкалар җыючы буларак башлый. Эш дәверендә үзен хезмәтсөючән, намуслы, максатчан хезмәткәр итеп  таныта, ул  -  50гә якын яшь  белгечнең остазы. 1980нче елдан җыю участогы бригадиры булып эшли, цехта әлеге бригада алдынгылар сафына баса.

Хезмәттә ирешкән уңышлары өчен күп тапкырлар берләшмәнең мактау грамоталары белән бүләкләнә. 1983нче елда аның исеме берләшмәнең Мактау китабына кертелә.

Моисеев Н.А. 1980нче елда Ленин комсомолы премиясе, 1983нче елда Халыклар Дуслыгы ордены, 1985нче елда СССР һәм ВЦСПС Нефть-химия сәнәгате министрлыгының   Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

1987нче елда социалистик ярыш нәтиҗәләре буенча Бөек Октябрьнең 70 еллыгы уңаеннан СССР Министрлар Советы Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

1989нчы елда производстводагы тырыш хезмәте өчен СССР Министрлар Советы Дәүләт премиясенә лаек була.

Шәһәр һәм район иҗтимагый эшләрендә актив катнаша. Үз эшенә һәрчак җаваплы карый, үз-үзенә һәм хезмәттәшләренә таләпчән, гадел мөнәсәбәттә.