ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

СИБГАТОВ Мәсгут Сибгат улы


Шәһәрнең беренче төзүчеләреннән, җәмәгать эшлеклесе

Сибгатов Мәсгут Сибгат улы   1929нчы елның  27нче февралендә туа, татар милләтеннән, югары белемле.

 Хезмәт юлын 1966нчы елда «ТүбәнКама Нефтехим»  берләшмәсендә башлап җибәрә. 1970нче елга кадәр торак-коммуналь бүлек җитәкчесе булып эшли. М.С.Сибгатов   эшләгән чорда «ТүбәнКама Нефтехим» АҖ торак фонды 37мең кв.метрдан 1 млн 250 мең кв. метрга кадәр арта. Бу – шәһәр торак фондының 40 проценты. Торак-коммуналь оешма  коллективы 37 кешедән 2500 кешегә кадәр үсә. М.С. Сибгатов   халыкның торак шартларын яхшырту өчен зур тырышлык куя, лифт диспетчерлык хезмәтен җайга сала, шәһәрне яшелләндерү өлкәсендә актив  эш алып бара. Ул  -  шәһәр паркын булдыруда башлап йөрүчеләрнең берсе. Шәһәр хуҗалыгын тәртиптә тоту буенча ярышта җиңүче буларак, аның коллективына паркның беренче агачларын утырту мөмкинлеге бирелә.  «ТүбәнКама Нефтехим» торак- коммуналь хуҗалыгы карамагында 101,3 км  су үткәрү челтәре, 87,3км канализация челтәре ,   20 км яңгыр сулары  канализациясе челтәре, 155,6 км җылылык челтәре,  26 җылылык пункты була.   М.С.Сибгатов   эшләгән чорда 36 балалар бакчасы төзелә. Аның  инициативасы белән  республикада  балалар   өчен 100 урынлык  санаторий, инвалид балалар өчен бакча, “Ана һәм бала” санаторий-профилакторие ачыла.

М.С. Сибгатов -  «ТүбәнКама Нефтехим» АҖ нигез салучыларының  берсе. Аның исеме предприятиенең Мактау китабына кертелә. Шәһәр һәм район иҗтимагый эшләрендә актив катнаша. 21ел буена халык депутатларының Түбән Кама шәһәр Советы депутаты итеп сайлана. Чирек гасыр буена Сабантуй бәйрәменең төп судьясы, “Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль берләшмәсе җитәкчесе, М.Җәлил премиясе лауреаты. Сибгатов М.С. районда спортны үстерү һәм яшь спортчылар тәрбияләү эше белән дә шөгыльләнде.

Күпьеллык тырыш хезмәте өчен  Хөрмәт  Билгесе ордены, “Фидакарь  хезмәт өчен” медале, СССР Нефть-химия сәнәгате министрлыгының , ТАССР Министрлар Советы, район башкарма комитеты  грамоталары белән бүләкләнде. СССР Нефть эшкәртү һәм нефть- химия сәнәгате отличнигы, Татарстан Республикасының  атказанган торак-коммуналь хуҗалык  хезмәткәре.