ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

ИСМӘГЫЙЛЕВ Гамир Гариф улы


Табиб -хирург

 

Исмәгыйлев  Гамир Гариф улы 1939нчы елның  3нче  мартында   Башкорт АССРның  Күгәрчен районы Калдар авылында туа.   1962нче елда Казан дәүләт  медицина  институтын тәмамлый, шунда ук  хирургия кафедрасының клиник ординатура бүлегендә укырга кала. Хезмәт  юлын  Түбән Кама үзәк хастаханәсендә табиб-хирург буларак башлый, 1968нче елдан биредә үк хирургия бүлеге мөдире булып эшли. 1984нче елда  аның тәкъдиме  буенча «ТүбәнКама Нефтехим» берләшмәсендә медсанчасть оештырыла. Соңрак ул 3нче номерлы шәһәр күптармаклы хастаханәсе итеп үзгәртелә. Г.Г.Исмәгыйлев  биредә җитәкчелек итә. Хастаханә   720 койка-урынлы, 18 реанимация урынлы медицина үзәгенә әверелә.  26 юнәлеш буенча медицина ярдәме күрсәтелүче стационарда елына  20 меңгә якын кеше дәвалана. Баш табиб буларак, Г.Г. Исмәгыйлев хастаханәне яңа дәвалау-диагностикалау аппаратлары белән җиһазлау,  дәвалауда яңа методикалар үзләштерү буенча җитди эш алып бара.

Аның тырышлыгы белән нурланыш диагностикасы бүлеге сафка басты: биредә УЗИ,  компьютер томографиясе, функциональ һәм радиоизотоп   диагностика кабинетлары эшли. Бүгенге көндә хастаханә күп төрле авыруларны диагностикалау һәм дәвалау буенча алдынгы тәҗрибәгә ия. Кабинетларны компьютерлаштыру, персоналның белемен күтәрү өстендә дә күп эшләр алып барыла. Хирургия хезмәте 2 хирургия бүлегендә тормышка ашырыла.

1971нче елда Гамир Гариф улы диагностикалауның эндоскопик методлары буенча кандидатлык  диссертациясе яклый. Югары квалификацион категорияле хирург Исмәгыйлев  Гамир Гариф улы -  пульмэктомия, гастрэктомия, нефрэктомия буенча алыштыргысыз табиб-хирург, бавыр һәм үт куыгы, ашказаны, эчәк авыруларын дәвалый.

1997нче елдан хастаханәдә кардиохирургия бүлеге сафка баса. Профессор Ю.М. Ишенин белән берлектә алар күп кенә авыруларга яңа тормыш бүләк итәләр.

Г.Г. Исмәгыйлев - үз хезмәт юлында меңләгән авыруларның гомерләрен саклап калган күренекле табиб-хирург. Мисалга, 2001нче елда гына да, төп эшеннән аерым вакыт табып, Гамир Гариф улы 156 катлаулы операция ясый, шуларның 53е йөрәк һәм кан тамырлары авырулары өлешенә туры килә. Операциядән соң үлем очрагы - 0,8%, ә авыруларның хәле авыраю 0,07% тәшкил итә. 

 Күп еллар дәвамында Гамир Гариф улы - хирургия бүлегендә  интерннар җитәкчесе. Аның укучылары Татарстанда һәм чит төбәкләрдә алдынгы табиблар сафында.

Исмәгыйлев  Гамир Гариф улы  - анестезиология, урология, балалар хирургиясе, травматология, реаниматология буенча әйдәп баручы белгеч, шулай да ул үз белемен күтәрү белән даими шөгыльләнә, моннан тыш, иҗтимагый тормышта да актив катнаша. В.И.Ленинның тууына   100 ел тулу уңаеннан  юбилей медале, 1999нчы елда Дуслык ордены белән бүләкләнгән,  аңа “Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины” исеме бирелде.

Өйләнгән. Тормыш иптәше - Исмәгыйлева Галина Ивановна, 1939нчы елгы; улы -  Исмәгыйлев Салават, 1964нче елгы.