ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Распопов Владимир Николаевич


Техник-технолог, ПТБ инженеры

Распопов Владимир Николаевич   1935нче елның 5нче октябрендә Пермь өлкәсе  Калинино шәһәрендә туа. Биредә нефть  техникумын тәмамлагач, 1954нче елда Бөгелмә шәһәренә «Татнефтепромтөзелеш» трестына эшкә җибәрелә. Биредә слесарь, соңрак  мастер булып эшли.

1961нче елда  Распопов В.Н.  Яр Чаллы транспорт трестына эшкә җибәрелә, соңрак трест  Түбән Кама  шәһәренә күчерелә.  1963нче елда предприятие   «Татэнерготөзелеш» АТК-1 идарәсе итеп үзгәртелә, ул биредә ПТБ   инженеры, соңрак  -   директор,  1964 -2000 нче елларда баш инженер булып эшли.  Предприятие базасында  «Механизация  һәм махсус транспорт идарәсе» ҖЧҖ оешкач, Распопов В.Н. анда  инженер булып эшли.

1962нче елда гаилә кора. Ике бала үстерә. Кызы  Людмила – бүгенге көндә Пенза шәһәрендә яши, улы  Андрей Түбән Камада гомер кичерә.

В.Н.Распоповка “Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины” исеме бирелде.