ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

СӘХАПОВ Гаяз Җәмик улы


Химик, җәмәгать эшлеклесе

Сәхапов Гаяз Җәмик улы 1939нчы елның 14нче гыйнварында ТАССРның Әлмәт районы Яңа Нәдер авылында колхозчы гаиләсендә туа. Милләте буенча татар, 1964нче елда  Казан дәүләт химия-технология институтын тәмамлый, профессор,  техник фәннәр кандидаты, Татарстан Республикасы халык депутаты (1990-1995).

1953нче елда Әлмәт  районы Яңа Нәдер җидееллык, 1957нче елда Яңа Кәшер урта мәктәбен тәмамлый. 1957 - 1959нчы елларда ТАССРның «Әлкинефть» берләшмәсендә  эшли. 1959 -1964нче елларда  Казан дәүләт химия-технология институтында белем ала. 1965 -1978нче елларда  «Түбән Кама Нефтехим» берләшмәсендә җитәкче урыннарда эшли: бүлек башлыгы, цех җитәкчесе, баш  инженер,  бутилкаучук заводы директоры.  1978 - 1985нче елларда – «Түбән Кама Нефтехим» ААҖ баш   инженер  урынбасары, баш технолог, баш   инженер  булып эшли. 1985 - 1997нче елларда  – «Түбән Кама Нефтехим» ААҖ генераль директоры,  1997нче елдан моноэтиленгликоль җитештерү буенча «Петрокам» ААҖ генераль директоры.

 Сәхапов Гаяз Җәмик улы – бөтен гомерен нефть- химия сәнәгатен үстерүгә багышлаган кеше. Башка илләр белән икътисадый бәйләнешләр, дөнья базарында көндәшлеккә сәләтле  берләшмә оештыру –барысы да аның тырыш хезмәт нәтиҗәсе.

 Сәләтле җитәкче булуы, бай тормыш тәҗрибәсе һәм киләчәккә йөз тотып эш йөртүе аңа һәрчак катлаулы мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итә.

 Сәхапов Гаяз Җәмик улы Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь Инкыйлабы орденнары белән бүләкләнә. СССРның мактаулы нефтехимигы, ТАССРның атказанган химигы. Фән һәм техника өлкәсендәге уңышлары өчен  Татарстан Республикасы дәүләт, Кол Гали исемендәге Халыкара премияләр  лауреаты, Халыкара  информатизация академиясе академигы. Берничә тапкыр Татарстан Республикасы һәм шәһәр Советы депутаты итеп сайланды. Аңа “Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины” исеме бирелде.

Өйләнгән. Ике кызы, дүрт оныгы бар.