Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
Камалов Шамил Закир улы 1948нче елның 23нче декабрендә ТАССРның Чистай районы Каргалы авылында туа. 14 яшеннән совхозда механизатор ярдәмчесе булып эшли башлый. Кичке мәктәптә укып, урта белем ала. 1967 нче елда Совет армиясе сафларына алына. 1970нче елда комсомол юлламасы буенча Түбән Камага килә. 1970нче елда «Камэнергостройпром» берләшмәсенә формовкалаучы булып эшкә урнаша. Соңрак формовкалау цехында бригадир булып эшли башлый. Таләпчән һәм гадел, кайгыртучан оештыручы булып таныла. 26 ел эш дәверендә аның бригадасы һәрчак алгы сафларда була.
1977 нче елда Хөрмәт Билгесе ордены белән бүләкләнә. 9нчы бишьеллык ударнигы, 1973, 1976нчы елларда социалистик ярыш җиңүчесе. 1977нче елда аның бригадасына «СССРның 60 еллыгы исемендәге коллектив» дигән мактаулы исем бирелә. 1980нче елда 3 бригаданы берләштереп, зур бер бригада оештыралар, ул шунда җитәкчелек итә башлый. 1980нче елда “Бригадирлар советы” оеша, аның рәисе итеп Шамил Закир улы сайлана. Алар бригадасы чыгарган продукциягә “Сыйфат билгесе” дәрәҗәсе бирелә. 1996нчы елда цех җитәкчесе булып эшли башлый.
Камалов Шамил Закир улы – ТАССРның атказанган төзүчесе. 1983нче елда аны ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләклиләр.
1986нчы елның 18нче сентябрендә аңа “Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины” исеме бирелә.