ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Кротов Анатолий Петрович


Химик, җәмәгать эшлеклесе

Кротов Анатолий Петрович  1938нче елның  4нче ноябрендә Пермь  өлкәсе Еловский районы  Лобановка авылында туа.  1951нче елда  Кизел шәһәренә, 1955нче елда Төмән өлкәсенә күченә.  1957нче елда армия сафларына алына. Мурманск өлкәсендә чик буенда хезмәт итә. 1959-1961нче елларда Кизел шәһәрендә шахтада эшли.  1961нче елда  Губахи шәһәренә һөнәри-техник училищега укырга керә. Аннары Губахи  химия заводына   компрессор йөртүче  булып урнаша. Бер үк вакытта Березники химия-технология техникумында укый, органик  синтез технологы белгечлеге ала. Заводта эшләгәндә  компрессор йөртүче белгечлегеннән  смена башлыгы вазыйфасына кадәр күтәрелә.

1972 нче елның  маенда  Н.В.Лемаев  чакыруы буенча Түбән Камага килә һәм БК заводына   эшкә урнаша.   1988 нче елда лаеклы ялга чыга, шулай да хезмәт эшчәнлеген туктатмый: саклык банкында слесарь  булып эшли.

Кротов Анатолий Петрович - хезмәт ветераны, Нефть-химия  сәнәгате отличнигы.  В.И.Ленинның тууына   100 ел тулу  уңаеннан  юбилей медале белән бүләкләнә. Ул - шәһәр Советы депутаты, “Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины” исеменә лаек булды.