Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
Трухин Владимир Васильевич 1941нче елның 4нче ноябрендә Киров өлкәсе Трушкино авылында туа. 1956нчы елда җидееллык мәктәпне тәмамлый. Колхозда эшли, армиягә алына. 1963 -1965нче елларда Горький өлкәсе Арзамас шәһәрендә фрезерчы булып эшли. 1965нче елда Киров шәһәренә килә, биредә 1965 - 1969нчы елларда Киров шин заводында эшли. Бер үк вакытта техникумда кичке бүлектә укый. 1969 - 1976нчы елларда Вятка Аланы районы Сосновка шәһәрендә заводта эшли.
1976нчы елның февралендә Түбән Каманың шин заводына эшкә чакырыла. Автопокрышкалар җыю буенча участок мастеры булып эшли башлый. 1978 -1988нче елларда җыю бригадасында бригадир булып эшли. Эш дәверендә заводның профсоюз һәм партия тормышында актив катнаша. 1980нче елда VIII шәһәр партия конференциясендә партиянең шәһәр комитеты әгъзасы итеп сайлана. Тырыш хезмәте өчен завод администрациясе тарафыннан күп кенә мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. 1980нче елда аның исеме берләшмәнең Мактау китабына кертелә. 1981нче елда «11нче бишьеллык ударнигы» күкрәк билгесе, 1983нче елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. 1986нчы елда аңа “Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины” исеме бирелде.