Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
Мортазин Илкам Зөфәр улы 1938нче елның 8нче февралендә Татарстанның Азнакай районы Камышлы авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, 10нчы номерлы Казан техник училищесында укый. 1957нче елда Ростов-Дон шәһәренә эшкә җибәрелә. 1957- 1960нчы елларда Севастопольдә армия сафларында хезмәт итә.
1960-1965нче елларда Казан химия-технология институтында укый. Соңрак Түбән Кама химкомбинатына эшкә килә. 1966нчы елдан мастер, баш инженер, техник күзәтчелек бүлеге башлыгы, бутилкаучук заводында баш механик урынбасары булып эшли.
1973нче елда оешманың партком секретаре урынбасары итеп билгеләнә. 1974нче елда «ТүбәнКама Нефтехим» берләшмәсе шәһәр комитеты секретаре булып эшли. Талантлы җитәкче Лемаев Н.В. белән берлектә алар берләшмәне әйдәп баручылар сафына чыгаралар, коллективка Ленин ордены бирелә.
1985 - 1993нче елларда Мортазин И.З. берләшмәдә авыл хуҗалыгы өлкәсендә генераль директор урынбасары булып эшли. Ул эшләгән елларда күп кенә авылларда торак йортлар, дуңгызчылык комплекслары, теплицалар төзелә.
1993 - 2002нче елларда Илкам Зөфәр улы шәһәрнең электр транспорты челтәрен җитәкли. Бу чорда предприятиенең материаль-техник базасы нык үсә: автотранспорт техникасы өчен ябык туктап тору урыннары, ягулык-майлау материаллары базасы төзелә, эшчеләр өчен сауна, ашханә, душ бүлмәләре ачыла. 7 яңа трамвай кайтартыла. Предприятиенең финанс хәле яңа баскычка күтәрелә.
Мортазин Илкам Зөфәр улы – территориаль сайлау комиссиясе рәисе буларак, 10 ел буена сайлаулар барышы белән идарә итә. Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар Дуслыгы, Хөрмәт Билгесе орденнары белән бүләкләнә. Аңа “Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины” исеме бирелә.