Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
Хәснуллин Мансур Мингали улы 1942нче елның 22нче мартында Свердловск өлкәсенең Кировоград шәһәрендә туа, татар милләтеннән, югары белемле, Казан химия-технология институтын тәмамлый, инженер-механик.
1958 - 1960нчы елларда Башкорт АССРның Салават шәһәрендә укый.
1960 - 1961нче елларда Башкорт АССРның Салават шәһәрендә нефть -химия заводы комбинатында токарь булып эшли.
1961 - 1966нчы елларда - Казан химия-технология институты студенты.
1966 - 1971нче елларда –«ТүбәнКама Нефтехим” берләшмәсендә мастер, өлкән мастер, цех җитәкчесе урынбасары, цех җитәкчесе.
1971 - 1978нче елларда –«ТүбәнКама Нефтехим” берләшмәсендә профком рәисе.
1978 – 1985нче елларда – халык депутатларының Түбән Кама шәһәр Советы рәисе урынбасары, шәһәр Советы рәисе.
1985 нче елдан – Менделеевск районын оештыру буенча рәис, 1990нчы елдан - Менделеевскида КПСС райкомының беренче секретаре.
1990 -1992 нче еллар – Министрлар Кабинетының транспорт, юл хуҗалыгы, элемтә идарәсе бүлеге җитәкчесе.
1992 - 1994нче еллар - Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары.
1994 - 2000нче еллар - С.М.Киров исемендәге заводның генераль директоры.
2000- 2004нче еллар – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Икътисадый үсеш һәм реформалар буенча даими комиссиясе рәисе.
КПССның Түбән Кама шәһәр комитеты бюросы 1984 елның 11 сентябрендәге карары нигезендә, Түбән Кама шәһәрен торгызуга һәм үстерүгә зур өлеш кертүе өчен, Хәснуллин Мансур Мингали улына «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелә. 2022 елның 11 гыйнварында вафат.