Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
Низамиев Флүр Миңнәхмәт улы 1936нчы елның 12нче августында ТАССРның Яр Чаллы районы Биклән авылында туган. 1939нчы елда аларның гаиләсе Хабаровск шәһәренә күченә. 1944нче елда әлеге шәһәрнең 38нче мәктәбендә укый башлый. 1954нче елда Хабаровск тимер юл транспорты институтына укырга керә. Балачактан ук йортлар төзү турында хыяллана. Уку чорында Комсомольск-на-Амуре, Череповец, Санкт-Петербург, Мәскәү шәһәрләрендә төзелештә практика уза.
1959нчы елда, укуын төгәлләгәч, «Ангарскстрой» берләшмәсендә эшли башлый. Бер ел эшләгәннән соң, туган якларына ялга кайта. Яңа шәһәр төзеләчәге турында ишетеп, биредә эшкә калырга карар бирә, нефтехимкомбинатта эшли башлый. Низамиев Флүр Миңнәхмәт улы –шәһәрнең беренче төзүчеләреннән.
Хезмәт юлын 1961нче елда «ТүбәнКама Нефтехим» берләшмәсендә башлый. Капиталь төзелеш һәм социаль-мәдәни көнкүреш бүлеге белән җитәкчелек итү чорында шәһәр төзелешенә зур өлеш кертә: 60 мең фатир, гомуми уку йортлары, профтехучилищелар, институт, техникум, кунакханә, кибетләр, ашханәләр, Пионерлар йорты, «Восход», “Җәлил” кинотеатрлары, профилакторий, вокзал, урамнар, скверлар, коммуналь хуҗалык базалары, хастаханәләр һәм башка объектлар аның җитәкчелегендә төзелә.
1973 нче елда Химиклар көнендә аңа хезмәт ветераны исеме бирелә.
1970нче елда В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан юбилей медале белән бүләкләнә.
1976 нчы елда Түбән Каманың 10 еллыгы истәлегенә “Түбән Камага нигез салучы” дип аталган күкрәк билгесе белән бүләкләнә.
1980нче елда ТАССР Югары Советы Указы нигезендә Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
1984нче елда “Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины” исеме бирелә.
1987нче елда “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә.
1991нче елда “ТАССРның Атказанган төзүчесе” исеме бирелә.
1997 нче елда «ТүбәнКама Нефтехим» ААҖ Мактау китабына кертелә.
Тормыш иптәше Лидия Мәгъсүм кызы белән 2 бала тәрбияләп үстерәләр. Алар да, әтиләре юлын дәвам итеп, «ТүбәнКама Нефтехим» берләшмәсендә хезмәт куялар
.