Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
Комиссарчик Роза Ислам кызы 1936нчы елның 27нче августында Казан шәһәрендә күп балалы гаиләдә туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, консерваториянең вокал бүлегенә укырга керә. Кызганычка каршы, бер елдан укуын ташларга мәҗбүр була. 1957нче елда Мәскәүдә татар сәнгате декадасында катнаша. 1958 - 1962 нче елларда 118нче мәктәптә китапханәче булып эшли. 1959нчы елда тормышка чыга, 1962 нче елда алар гаиләсе Түбән Камага күченәләр. Ул Н.М.Максимов исемендәге 1нче мәктәпкә өлкән пионервожатый булып эшкә урнаша.
1964-1968нче елларда Алабуга педагогия институтында читтән торып укый.
1966нчы елда яшь буынны тәрбияләүдәге уңышлары өчен Хөрмәт Билгесе ордены белән бүләкләнә. 1981нче елда аңа “Мәгариф отличнигы” исеме бирелә.
1964 - 1991нче елларда шул ук мәктәптә директорның укыту-тәрбия эше буенча урынбасары булып эшли.
1984нче елда “Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины“ исеме бирелә.
1991нче елдан лаеклы ялда.
Тормыш иптәше Комиссарчик Л.Д. - нефть-химия көллияте укытучысы.
Өч бала тәрбияләп үстерәләр.
