Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
Зеленов Николай Александрович 1932нче елның 28нче маенда Горький өлкәсе Лысково шәһәрендә туа. 1956нчы елда Мәскәү химия- технология институтын тәмамлый. 1971нче елда Түбән Камада төзелеп килүче шин заводы белән идарә итә башлый. Соңрак Министрлар Кабинеты карары белән Түбән Каманың шин җитештерү предприятиесенә җитәкчелек итә. Николай Александрович биредә 25 ел буена хезмәт куя.
Ирешкән уңышлары өчен, 1995нче елда аңа Франциядә “Золотой Меркурий” (“Алтын Меркурий”) халыкара призы тапшырыла. 1996нчы елда шин җәмгыяте “Сәүдә лидерлары клубы”ның махсус халыкара призына лаек була. Германиядә технология һәм сыйфат буенча халыкара призга, Мексикада “Бриллиантовая звезда” (“Бриллиант йолдыз”) призына лаек була.
Н.А.Зеленов берничә тапкыр Түбән Кама шәһәр Советына депутат, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутат итеп сайлана. Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь Инкыйлабы орденнары, “Хезмәттәге уңышлар”, “Фидакарь хезмәт өчен” медале, Татарстан Республикасы мактау грамоталары белән бүләкләнә. Ул - РСФСРның атказанган химигы, Россия Федерациясенең атказанган химигы, СССРның атказанган сәнәгать эшлеклесе, ТАССРның атказанган химигы. “Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины” исеменә лаек була.
2019нчы елның 6нчы февралендә вафат.