ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

КРИНИЦЫНА Татьяна Ильинична


Укытучы, җәмәгать эшлеклесе

Криницына  Татьяна Ильинична 1929нчы елның 2нче августында туа. 1949нчы елда Кострома укытучылар институтының  физика-математика бүлеген  тәмамлый. 1952нче елда биредә үк  педагогия институтын бетерә.  1949нчы елдан математика укытучысы, директор урынбасары, мәгариф бүлеге инспекторы, мәктәп директоры вазыйфаларын башкара. 1957нче елның февралендә партиягә алына.

1964нче елда аны Түбән Кама сигезьеллык мәктәбе директоры итеп билгелиләр.

1965нче елда 2нче мәктәпкә директор урынбасары итеп күчерелә.

 1966нчы елдан төзелеп килүче 3нче мәктәп директоры, 1978 - 1986нчы елларда 15нче мәктәп директоры булып эшли.

1977-1982нче елларда халык депутатларының Түбән Кама шәһәр Советына депутат итеп сайлана.

Халык мәгарифе отличнигы, ТАССРның атказанган укытучысы, Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданины. Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең  бронза медале, “Хезмәт ветераны” медале иясе.

1985нче елда ТАССР Югары Советы Президиумы карары белән Мактау грамотасы бирелә.

x^