Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
Гаркуша Николай Дмитриевич 1926нчы елның 17нче июнендә Ставрополь крае Алексеевское авылында крестьян гаиләсендә туа. Хезмәт юлын 12 яшеннән башлый. 1943нче елда Совет армиясе сафларына алына. Кара диңгез буенда хезмәт итә. 1952нче елда биредә үк гаилә кора. 1953нче елда туган якларына әйләнеп кайта. 1955нче елда гаиләсе белән Лениногорск шәһәренә күченә. «Ромашкиннефтестрой» берләшмәсендә бульдозерчы булып эшли башлый.
1960нчы елда Түбән Кама төзелешенә эшкә җибәрелә. Гомере буена бульдозерчы булып эшли. 1986нчы елда «Татэнерготөзелеш» берләшмәсеннән лаеклы ялга чыга. 1987нче елда гына хезмәт эшчәнлеген туктата. Аның өзлексез хезмәт эшчәнлеге - 47 ел.
6 тапкыр “Бишьеллык ударнигы» билгесе, В.И.Ленинның тууына 100 ел уңаеннан, “Хезмәт ветераны”, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 50, 55еллыгы, “Совет армиясе һәм Хәрби-диңгез флотының 30 еллыгы”, “Германияне җиңү” медальләре, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. “Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины” исеменә лаек була.
Тормыш иптәше - Мария Алексеевна. Ике уллары, кызлары бар. Оныклар үстерәләр.
