Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
Игнатьев Василий Иванович 1931нче елда туган, югары белемле. 1962нче елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый, белгечлеге буенча – рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Мәктәпара укыту- производство комбинаты директоры, югары категорияле җитәкче, РСФСРның, СССРның Һөнәри-техник белем бирү отличнигы.
Хезмәт юлын В.И. Игнатьев 1955нче елда Мамадыш педагогия училищесын тәмалагач башлый. Укытучы, директор урынбасары, мәктәп һәм балалар йорты директоры булып эшли.
1963-1967нче елларда КПССның шәһәр комитеты инструкторы, «ТүбәнКама Нефтехим» берләшмәсендә кадрлар әзерләү бүлеге җитәкчесе булып эшли. «ТүбәнКама Нефтехим» берләшмәсе юлламасы буенча 16 ел буена 44нче һөнәри-техник училище директоры булып эшли. Республикадагы 127 техникум арасында ул җитәкләгән уку йорты алдынгы сафларда була.
1984 -1987нче елларда Игнатьев В.И. 19нчы мәктәп директоры булып эшли. Мәктәптә шахмат түгәрәге, ир балалар хоры, балалар кинотеатры, Ана музее оеша. Химияне тирәнтен өйрәнү эше оештырыла.
1987 -1989нчы елларда Василий Иванович Түбән Кама халык мәгарифе бүлеген җитәкли. Бер ел эчендә 5 мәктәп ачыла, белем сыйфаты һәм укучыларның өлгереше сизелерлек үсә, авыл мәктәпләре торышы яңа баскычка күтәрелә.
1989нчы елдан Игнатьев Василий Иванович мәктәпара укыту- производство директоры булып эшли башлый. Оештыру сәләте югары булу, тәҗрибәле җитәкче һәм кыю сынап караучы булуы аркасында, ул комбинатны республика күләмендә танытуга ирешә. Аның инициативасы буенча комбинатта икътисад, юридик хезмәт, медицина класслары ачыла. Мәктәпләрдә «Технология» предметын гамәлгә кую буенча проект эшен җәелдерә, бу проект республикада яклау таба. Моннан тыш, комбинатта патриотик, эстетик, әхлакый, хокукый тәрбия юнәлешендә чаралар даими уздырылып тора. “Табигать һәм фантазия” шәһәр бәйгесендә комбинат берничә мәртәбә җиңүгә ирешә. Эш тәҗрибәсен чагылдырып, Игнатьев В.И. күп кенә методик кулланмалар бастырып чыгара. Комбинат күп тапкырлар “Ел мәктәбе” бәйгеләрендә җиңү яулый, ”Гасыр мәктәбе” исеменә ия. Василий Ивановичка “Ел директоры”, “Халык укытучысы” титуллары бирелә. Шәһәрнең мактаулы гражданины буларак, иҗтимагый тормышта актив катнаша. Аксакаллар шурасы әгъзасы, шәһәр Советы депутаты. РСФСРның атказанган укытучысы, «ТүбәнКама Нефтехим» берләшмәсе ветераны, СССР Нефть-химия сәнәгате министрлыгы отличнигы, “Мәгарифтәге уңышлары өчен” күкрәк билгесе иясе.