ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

ХӘЙБУЛЛИН Фатыйх Миңнебай улы


Табиб, Бөек Ватан сугышы ветераны

 Хәйбуллин Фатыйх Миңнебай улы  1923нче елда Кама Тамагы районы Югары Барыш авылында крестьян гаиләсендә туа. 1938нче елда җиделлык мәктәпне тәмамлый һәм Казан фельдшер-акушерлык мәктәбенә укырга керә. 1941нче елда аны бик яхшы билгеләренә тәмамлап чыга.

1941-1948нче елларда хәрби хезмәттә була. 1948нче елда Казан медицина институтына укырга керә,  Сталин стипендиаты була,  1954нче елда аны уңышлы   тәмамлый. 1954 -1957нче елларда  Чаллы районы сәламәтлек бүлеге  мөдире, үзәк хастаханәдә хирург булып эшли. 1957 - 1970нче елларда  -  баш табиб. 1970 – 1983нче елларда 2нче шәһәр хастаханәсе баш табибы, хирург. 1983нче елда лаеклы ялга чыга, ләкин хирург буларак эшләвен дәвам итә. 1943нче елдан - КПСС әгъзасы.

Хәйбуллин Фатыйх Миңнебай улы   -  Татарстанның атказанган табибы, Сәламәтлек саклау, санитар һәм гражданнар оборонасы отличнигы, Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданины.  Бөек Ватан сугышы орденнары, Хөрмәт Билгесе, Пирогов медале белән бүләкләнгән, Сталинград оборонасы һәм   Берлинны алу өчен медальләр иясе. Сугышны Богдан Хмельницкий исемендәге  93нче  авиацион полк составында үтә.

Тормыш иптәше  Роза  Зариф кызы белән 2 бала тәрбияләп үстерәләр.

 2013 нче елның 2нче июлендә вафат.

x^