Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
Глянц Рафаил Григорьевич 1934нче елда Польшада Влоцлавск шәһәрендә туа. 1939нчы елда Польша фашистик Германия тарафыннан басып алынгач, алар гаиләсе Советлар Союзына күченә. Башта Красноярск краенда, аннары Минск өлкәсендә яшиләр. Бөек Ватан сугышы башланганда алар гаиләсе Волжск шәһәрендә гомер кичерә. 1942-1953нче елларда Рафаил Григорьевич урта мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, Казан төзелеш институтына укырга керә. 1957нче елда аны тәмамлап, юллама буенча «Лениногорскнефтестрой» трестына эшкә җибәрелә.
1961нче елдан Түбән Каманың 46нчы төзелеш-монтаж идарәсендә баш инженер булып эшли башлый. 1964нче елда Түбән Кама химкомбинатына директор урынбасары итеп күчерелә. Бирегә аны Лемаев Н.В. үзе чакыра. Төзелешнең төрле тармакларында эшләп, Глянц Рафаил Григорьевич үзен тәҗрибәле, максатчан, оста җитәкче итеп танытты. Ул шулай ук эшче кадрлар үстерү мәсьәләсен һәрчак контрольдә тотты, хезмәт коллетивының нык һәм тотрыклы булуы һәрчак игътибар үзәгендә булды. Төзүчеләрнең социаль -көнкүреш хәлен яхшырту өчен тырышты.
Рафаил Григорьевичның бөтен гомере Түбән Камага багышланган. Чирек гасыр буена ул биредә - депутат һәм шәһәр Советы башкарма комитеты әгъзасы. Хезмәт Кызыл Байрагы, Хөрмәт Билгесе орденнары, күп кенә мактау грамоталары белән бүләкләнә. РСФСР, ТАССРның атказанган төзүчесе, аңа “Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины” исеме бирелә.
Өйләнгән. Тормыш иптәше - Глянц Татьяна Григорьевна, озак еллар 1нче мәктәптә китапханә мөдире булып эшли. Өч уллары, сигез оныклары бар.