Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
Гончаренко Клавдия Ивановна 1937нче елда Оренбург өлкәсендә туа. 1947нче елда алар БАССРның Октябрьск шәһәренә күченәләр, 1955нче елда биредә 10нчы сыйныфны тәмамлый. 1956нчы елда курслар тәмамлап, токарь булып эшли башлый. 1957нче елдан «Лениногорскнефтестрой» трестына лаборант булып эшкә урнаша. Комсомол оешмасы секретаре вазыйфаларын башкара.
1961нче елның гыйнварында Түбән Кама төзелешенә эшкә килә. Биредә шулай ук лаборант булып эшли. Комсомол комитетының беренче секретаре, поселок Советы депутаты итеп сайлана.1965нче елда Түбән Кама поселок Советы башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайлана. Шәһәр Советы оешкач, гомуми бүлек мөдире, архитектура бүлегендә баш инженер булып эшли. Энерготөзелеш техникумының кичке бүлегендә укый.
1975нче елда торак мәйданын бүлеп бирү бүлегенә инспектор итеп күчерелә. 1977 -1991нче елларда биредә бүлек җитәкчесе булып эшли. Соңрак төзелеш-архитектура бүлегендә эшли. В 1996нчы елда лаеклы ялга китә.
Халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту өчен, Клавдия Ивановна кулыннан килгәннең барын да эшли. Үз эшен зур җаваплылык белән башкара. Торак мәйданын бүлеп бирү бүлегендә эшләгәндә торак фондын саклау һәм яхшырту өчен тырыша, шәһәрдә паспорт режимын контрольдә тота. Халык мөрәҗәгате һәм гаризаларын кабул итү, эшкәртү эшен җайга сала, шәһәрнең ордер картотекасын төзи.
8 чакырылышта поселок һәм шәһәр Советына депутат итеп сайлана. Татарстан хатын -кызлары, комсомол съездлары делегаты була.
Бүләкләре:
-«Түбән Камага нигез салучы” күкрәк билгесе (1961);
-Аның исеме “Шәһәр елъязмасы”на кертелгән(1963);
-“Фидакарь хезмәт өчен. В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан” юбилей медале (1970);
- «Хезмәттәге уңышлар өчен» медале (1981);
-«Хезмәт ветераны» медале (1984);
- « ВЛКСМның 70 еллыгы» медале (1988).
Күп тапкырлар трест, комсомолның шәһәр комитеты, шәһәр Советы башкарма комитеты Мактау грамоталарына лаек була.
1981нче елда аңа “ Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины” исеме бирелә.
Сайлауларда актив катнашканы өчен, аңа Россия Президенты Мактау грамотасы бирелде. 1961-1990нчы елларда ул сайлауларны оештыру һәм үткәрүдә зур эшләр башкарды. Үзенең эш дәверендә Клавдия Ивановна Вышинский А.П., Пименов И.А., Баһаветдинов Ф.Б., Хәснуллин М.М., Пучкин В.М., Камелин В.В., Галиәхмәтов А.Н. кебек районыбызның күренекле кешеләре белән эшләде. Иҗтимагый эштә Йосыпов Н.Х., Садыйков И.Х., Шәмгунов Р.Ш., Шәрәфетдинов Ч.З. белән иңгә-иң булдылар. Комсомол оешмасы эшен Беляев Р.К., Лужицкий Л.П., Шәрипов М.Х., Шәяхмәтов Д.Ш., Бикмуллин Р.Т. кебек районның күренекле шәхесләре белән алып барды.
Гончаренко Клавдия Ивановна бүгенге көндә лаеклы ялда. Шулай булса да иҗтимагый эшләрдә катнаша, яшьләр белән очрашуларга йөри. 1975нче елдан торак-көнкүреш комиссиясе, 1965нче елдан хатын-кызлар Советы, 1998нче елдан шәһәр һәм район администрациясе ветераннар Советы әгъзасы. Җирле Советта 30 елдан артык эшләгән хөрмәтле ветераныбыз.
2022 елның 24 февралендә вафат.