ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

ЛЕМАЕВ Николай Васильевич


Шәһәрнең беренче төзүчеләреннән, СССР химия һәм нефть эшкәртү сәнәгате министры

Николай Васильевич  Лемаев  1929нчы елда Самара өлкәсендә  туа. 1956нчы елда инженер-технолог белгечлеге буенча читтән торып Уфа нефть институтын тәмамлый. Техник фәннәр докторы (1983).

1950нче елдан Яңа Уфа нефть эшкәртү  заводында төрле вазыйфаларда эшли: өлкән оператор, кизү инженер, көйләү җитәкчесе,  баш инженер,  цех җитәкчесе,  заводның баш инженер урынбасары.

1960нчы елдан -  Татар халык хуҗалыгы советы химия  сәнәгате идарәсе җитәкчесенең  урынбасары.

1963нче елдан -  Түбән Кама химия  комбинаты җитәкчесе.

 1969нчы елдан -  Түбән Кама нефть- химия  комбинаты  генераль директоры. 1977нче елдан  -  “ТүбәнКама Нефтехим” берләшмәсе  генераль директоры. 1985 нче елдан  -   министрның беренче урынбасары, 1985нче елның октябреннән  СССР  нефть эшкәртү сәнәгате министры.

1989нчы елның июленнән  -  СССР химия һәм нефть эшкәртү сәнәгате министры.

1955нче елдан  - КПСС әгъзасы, 1986- 1990нчы елларда КПСС ҮК әгъзасы. РСФСР  Югары Советы 11нче чакырылыш депутаты. 1990нчы елда  лаеклы ялга чыга.  

Николай  Васильевич Лемаев   - Социалистик Хезмәт Герое. Ленин, Октябрь Инкыйлабы, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры.

x^