Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
70 еллык хезмәт стажының 38 елын Е. Н. Королев Түбән Камага багышлый. Төзелештә ул 16 яшеннән эшли башлый. Амурдагы Комсомольск шәһәрен төзүдә катнаша. Соңрак Новосибирскида йөк машиналары җитештерү заводын төзи. Аннары Калинин, Вышний Волочок, Торжок, Бежица, Енисей, Түбән Кама шәһәрләрен төзүдә катнаша.
1943нче елда Королевны Кызыл Йолдыз ордены белән бүләклиләр. 1958нче елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Е. Н. Королев 1963нче елда «Татэнерготөзелеш» берләшмәсе белән җитәкчелек итә башлый. Ул эшләгән чорда зур нефть -химия гигантлары, шин заводы, җылылык-электр үзәге турбиналары, торак пунктлар төзелә.
Е. Н. Королев чикләре булмаган шәһәр төзергә хыяллана һәм аның хыялы тормышка аша.
1971нче елда ул “Социалистик Хезмәт Герое” исеменә лаек була. Бүгенге көндә Түбән Кама политехника көллияте аның исемен йөртә, биредә аның исемендәге музей эшли, көллият каршында Е. Н. Королевның бюсты урнаштырылган.
