Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
1947 елның 1 мартында ТАССРның Мамадыш районы Олы Арташ авылында туа.
Хезмәт эшчәнлеген 1965 елда Мамадыш районы Катмыш сигезьеллык мәктәбендә физика һәм математика укытучысы булып башлый. 1980 елда «Җылылык-газ белән тәэмин итү һәм вентиляция» белгечлеге буенча Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлый.
1969 елның гыйнварыннан «Татэнергострой» ТИ төп энергетика бүлегенең электрчысы булып эшли башлый, 1974 елдан мастер, прораб, өлкән прораб, баш инженер, төзелеш-монтаж идарәсе җитәкчесе, «Татэнергострой» ААҖ йорт төзү берләшмәсенең баш инженеры вазыйфаларында башлый.
1999 елда «Татэнерго» ААҖ генераль директорының беренче урынбасары - баш инженер, 2001 елдан 2003 елга кадәр - «Татэнерго»ААҖ генераль директоры булып хезмәт куя.
2003 елдан 2017 елга кадәр «Камаглавстрой идарәче компаниясе» ААҖ баш инженеры булып эшли. Эш стажы –52 ел.
Хезмәт эшчәнлеге дәверендә Николай Иванович мастердан зур төзелеш оешмасы генераль директорына кадәр юл үтә, төрле объектлар төзүдә катнаша. Ул җитәкләгән предприятиеләр Түбән Кама, Чистай, Казан, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләре торак һәм сәнәгать объектларын төзүгә зур өлеш керткән. Аның җитәкчелегендә йөзләгән мең квадрат метр төзекләндерелгән торак, «Түбән Кама Нефтехим» ААҖ, «Түбән Кама шин» ААҖ, ТЭЦ-1 һәм ТЭЦ-2, Түбән Кама нефть эшкәртү заводы, «ТАНЕКО» ААҖ һәм Татарстан Республикасының башка объектлары төзелә.
Типтәров Николай Иванович Казан шәһәрендә тузган торакны бетерү буенча Президент программасын тормышка ашыруда да актив катнаша.
Николай Иванович үсеп килүче буынны тәрбияләү эшенә һәм яшьләрнең һөнәри осталыгына зур игътибар бирә, Евгений Никифорович Королев исемендәге Түбән Кама политехника көллиятенә зур ярдәм күрсәтә. Һөнәри осталык бәйгеләрендә актив катнаша, студентлар белән очрашулар, сыйныф сәгатьләре үткәрә, булачак төзүчеләр белән үз һөнәри тәҗрибәсен уртаклаша.
2021 елда Түбән Кама шәһәренең төзелеш тармагында эшләүче ветераннар (пенсионерлар) оешмасын булдыруның актив инициаторларының берсе.
Хезмәттәге казанышлары өчен «Фидакарь хезмәт өчен. В.И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» (1970 ел), «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» (2005 ел), «Төзелештә казанышлары өчен» (2013 ел) медальләре белән бүләкләнә.
Аңа «Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исем бирелә (1995 ел).
Түбән Кама шәһәр Советының 2021 елның 1 сентябрендәге 36 нчы карары нигезендә, Типтәров Николай Ивановичка нефть- химия, нефть эшкәртү һәм энергетика комплексы, шин җитештерү һәм социаль өлкә объектларын төзүгә, үсеп килүче буынны һөнәри осталыкка өйрәтү һәм тәрбияләүдә, Түбән Кама шәһәренең беренче төзүчеләренең традицияләрен саклауда һәм арттырудагы эше, актив җәмәгать эшчәнлеге өчен, «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелде.