Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
1936 елның 2 июлендә ТАССРның Чаллы районы Калиновка авылында туа.
Соңрак алар гаиләсе Кызыл Чишмә бистәсенә күченгән. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Клавдия Малышева «Кызыл Чишмә» совхозында сыер савучы булып эшләүче әнисе янына эшкә килә, бозаулар карый башлый. Социалистик ярыш нәтиҗәләре буенча Клавдия Филипповна «Татарстан АССРның иң яхшы бозау караучысы» дигән мактаулы исемгә лаек була (1959 ел).
1959 елда мөгезле эре терлекне Афанас авылына күчерәләр. Кызыл Чишмәдә кошчылык фабрикасы төзелә. 1960 елдан Клавдия Филипповна кошчы булып эшли башлый. Биредә дә ул тырышып хезмәт куя, 1965 елда Татарстан АССР күләмендә беренче урынга чыга.
СССР Югары Советы Президиумының 1966 елның 22 мартындагы Указы белән терлекчелекне үстерүдә, ит, сөт, йомырка, йон һәм башка продукция җитештерүне арттыруда ирешкән уңышлары өчен, Малышева Клавдия Филипповнага «Социалистик Хезмәт Герое» исеме бирелә. Бу вакытта Клавдия Филипповнага 30 яшь була.
1972 елда СССР халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) катнаша.
Клавдия Филипповнаның хезмәт стажы - 40 ел, шуның 37 елында ул Кызыл Чишм кошчылык фабрикасында эшли.
Хезмәт эшчәнлеге дәверендә ул түбәндәге бүләкләргә һәм исемнәргә лаек булган:
-«Татарстан АССРның иң яхшы бозау караучысы» (1958 ел);
-«Татарстан АССРның иң яхшы бозау караучысы» (1959 ел);
-«Коммунистик хезмәт ударнигы» (1962 ел);
-«Партиянең татар өлкә комитеты әгъзасы» (1968 ел);
- Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан «Фидакарь хезмәт өчен» медале (1970 ел);
- «Социалистик ярыш җиңүчесе» (1973 ел);
- «Социалистик ярыш җиңүчесе» (1974 ел).
Ул халык депутатларының Түбән Кама районы һәм Кызыл Чишмә авыл Советы депутаты итеп сайлана. Кызыл Чишмә бистәсенең иҗтимагый тормышында актив катнаша, укучылар, яшьләр алдында чыгыш ясый. Кызыл Чишмә гомуми белем бирү мәктәбе, Түбән Кама муниципаль районы һәм Кызыл Чишмә авыл җирлеге Ветераннар советы белән хезмәттәшлек итә.
Түбән Кама шәһәр Советының 2021 ел 1 сентябрендәге 36 нчы карары белән Түбән Кама районында күпьеллык намуслы хезмәте, кошчылыкны үстерүгә зур өлеш кертүе, яшь буынны тәрбияләүдә актив эше өчен, аңа «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелде.
2021 елның 28 декабрендә вафат.