Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
1947 елның 9 маенда ТАССРның Алабуга районы Казиле авылында туа. Ижау механика институтын тәмамлаган.
Виктор Евдокимовичның Түбән Камада хезмәт биографиясе 1973 елның октябреннән «Түбән Кама шин» җитештерү берләшмәсендә инженер-нормировщик вазыйфасында башлана. Аның оештыру таланты һәм хезмәт сөючәнлеге, төрле вазыйфаларда хезмәт куйганда күрсәтелгән карарларны дөрес кабул итә белүе республика җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнә. 1979 елда Ларионов Түбән Кама механика заводы директоры итеп билгеләнә, аны 2003 елга кадәр җитәкли.
Аның җитәкчелегендә җитештерелә торган эшләнмәләр номенклатурасын киңәйтү һәм предприятиене техник яктан яңадан җиһазлау буенча зур эш алып барыла. Полимер җиһазлар эшләнә башлый һәм шәһәрне төзекләндерүдә, медицина максатларында кулланыла торган эшләнмәләр номенклатурасы җитештерелә.
1987-1990 елларда СССР Хөкүмәте карары белән Түбән Кама механика заводында автопокрышка, автокамера ясау өчен пресс-формалар җитештерү буенча уникаль проект тормышка ашырыла.
Виктор Евдокимович Түбән Кама районының авыл хуҗалыгын күтәрүгә зур өлеш кертә. Механика заводында авыл хуҗалыгы өчен эшләнмәләрнең дефицит ассортиментын - төрле модификациядәге сабаннар, дисклы тырмалар, насослар һ.б. җитештерү оештырыла, Түбән Кама районы Татарстан Республикасында терлек азыгы әзерләү буенча алдынгы урынга чыга, терлекчелекне үстерү дәрәҗәсе шактый арта.
Үзгәртеп кору елларында Виктор Евдокимовичның югары һөнәри осталыгы һәм идарә итү белүе предприятиене саклап калу гына түгел, ә Түбән Кама механика заводын нәтиҗәле эш дәрәҗәсенә күтәрү мөмкинлеге дә бирә.
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен, Виктор Евдокимович Ларионов «Хезмәт батырлыгы өчен» медале (1981 ел), «Почет Билгесе» ордены (1986 ел), Татарстан Республикасы Мактау грамотасы (1997 ел) белән бүләкләнгән. 2012 елда аңа «Татнефть» ААҖ нефть химиясе комплексы предприятиеләренең хезмәт ветераны дигән мактаулы исем бирелә.
1982-2000 елларда Ларионов В.Е. халык депутатларының Түбән Кама шәһәр Советы депутаты итеп сайланган. Шәһәрнең иҗтимагый тормышында актив катнаша, Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы проблемаларын хәл итүдә ярдәм итә.
Виктор Евдокимович Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы тирәлеген үстерүгә зур өлеш кертте. Механика заводында бөек татар шагыйре Габдулла Тукай, әфганчыларга һәйкәлләр ясыйлар, дин йортлары өчен гөмбәзләр, эскәмияләр һәм башка җиһазлар әзерләнә.
Шәһәр халкы белән эшләүгә Виктор Евдокимович аерым игътибар бирә. Аның катнашында 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында социаль-педагогик комплекс төзелә, ул дәрестән тыш вакытта укучыларның ялын һәм мәшгульлеген оештыруга зур көч куя.
Лаеклы ялга чыкканнан соң да, Виктор Евдокимович актив җәмәгать эшчәнлеге алып баруын дәвам итә, завод белән элемтәдә тора.
Түбән Кама шәһәр Советының 2021 ел 1 сентябрендәге 36нчы карары белән Түбән Кама шәһәренең, Түбән Кама шин комплексының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән, нәтиҗәле эшчәнлек, зур иҗтимагый һәм хәйрия эше алып баруы өчен, аңа «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелде.
Ларионов Виктор Евдокимович 2021 елның 17 апрелендә вафат булды.