Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
1954 елның 7 декабрендә ТАССРның Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында туа.
Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлаганнан соң, хезмәт эшчәнлеген 1977 елда «Татсельстрой» идарәсенең Минзәлә шәһәрендәге ПМК-747 оешмасында башлый.
1979-1982 елларда – Минзәлә райкомында ВЛКСМның беренче секретаре.
1982-1986 елларда – «Татсельстрой» идарәсенең ПМК-747 башлыгы.
1986-1987 елларда – Минзәлә бораулау идарәсенең өлкән прорабы.
1987 елдан Түбән Кама шәһәренә күчеп килә. Түбән Кама РПО башлыгы урынбасары, «Камаагрострой» МСО икътисад буенча җитәкче урынбасары, Түбән Кама РПО «Райагрострой» идарәсе башлыгы булып эшли.
Ике чакырылышта Халык депутатларының Минзәлә һәм Түбән Кама Советлары халык депутаты итеп сайланган.
1992 елдан дәүләт һәм башкарма хакимият органнарында – Түбән Кама районы һәм шәһәр хакимиятендә – район төзелеш һәм архитектура бүлеге мөдире, Түбән Кама районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларында эшли.
2008-2015 елларда – Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе.
2015 елның октябрендә Камалетдинов Т.Х. Түбән Кама муниципаль районы Башлыгының төзелеш мәсьәләләре буенча киңәшчесе итеп билгеләнә. Төзелеш өлкәсендә зур тәҗрибәгә һәм белемгә ия булган Таһир Хатыйп улы Түбән Кама шәһәрен һәм Түбән Кама муниципаль районын төзүгә һәм төзекләндерүгә зур өлеш кертә. Түбән Кама муниципаль районы территориясендә илкүләм проектларны, федераль, республика һәм муниципаль программаларны тормышка ашыру, социаль инфраструктура объектларын төзү һәм төзекләндерү буенча зур эш алып бара.
Таһир Хатыйп улы җитәкчелегендә Түбән Кама шәһәрендә һәм Түбән Кама районында күпсанлы социаль әһәмиятле объектлар төзелә, төзекләндерелә һәм файдалануга тапшырыла.
Түбән Кама районы торак пунктларын газлаштыру, югары басымлы газүткәргеч төзү һәм үзәк котельныйны газга күчерү буенча масштаблы эш башкарыла.
Шәһәрдә социаль ипотека программасы буенча торак төзелеше бара, су чистарту станциясе файдалануга тапшырыла.
Перинаталь үзәкле шәһәр балалар хастаханәсенә капиталь ремонт ясала. Хатын-кызлар консультациясе, бала тудыру йорты, балалар хастаханәсе файдалануга тапшырыла. «Патриот» армиягә чакырылуга әзерлек үзәге ачыла.
Шәһәр микрорайоннарында спорт мәйданчыклары, Борок һәм Елантау торак пунктларында полиция йортлары төзелә. Балалар үсеше үзәге, Габдулла Тукайга һәйкәл, Ташлык, Ширәмәт, Түбән Чаллы, Елантау торак пунктларында Мәдәният йортлары, Ширәмәт авылында балалар бакчасы, Түбән Кама шәһәрендә 90 һәм 91 нче балалар бакчалары файдалануга тапшырыла.
«Созвездие» балалар сәнгать мәктәбенең яңа бинасына капиталь ремонт ясала, 33 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында «Ярыш» күпфункцияле залы ачыла.
«Уңайлы мохит» федераль проекты кысаларында «Каршылыксыз Түбән Кама» максатчан программасы буенча эш башкарыла.
Шинчылар проспектында автомобиль юлы төзелеше, Химиклар проспекты, Тынычлык проспекты, Мурадьян урамы, Сүбәләк трассасы буенча магистраль юл участокларына капиталь ремонт ясау, Чистай автомобиль юлын төзекләндерү (тимер юлдан Көньяк урамга керү юлы), Пролетарская, Вокзал, Актүбә урамнары буенча киң колачлы эшләр башкарыла.
«Түбән Кама - Чистай» автомобиль юлында эшләр башкарыла, Кызыл Чапчак – Югары Чаллы автомобиль юлы участогы ремонтлана. Югары Чишмә, Ширәмәт һәм Кармалы торак пунктларының юл-урам челтәре норматив хәлгә китерелә. Районның терлекчелек комплексларына керү юллары төзелә.
Түбән Кама шәһәренең квартал эчендәге юлларында ремонт эшләре башкарыла. «Безнең ишегалды» республика программасын тормышка ашыру буенча да зур эш башкарыла.
Таһир Хатыйп улы Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама район хакимияте башлыгының Мактау грамотасы (1999, 2005 еллар), Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте (2004, 2011 еллар), «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 ел), Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Рәхмәт хаты (2008 ел), Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2011 ел), «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» медале (2019 ел), «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале (2020 ел) белән бүләкләнгән. Аңа «Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исем бирелә (2002 ел).
Түбән Кама шәһәр Советының 2021 ел 1 сентябрендәге 36 нчы карары белән Камалетдинов Таһир Хатыйп улына Түбән Кама муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән, шәһәр һәм район җирлегендә илкүләм проектларны, федераль, республика һәм муниципаль программаларны уңышлы тормышка ашырган, социаль әһәмиятле объектларны төзүдә нәтиҗәле хезмәте өчен, «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелде.