Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
1945 елның 5 гыйнварында ТАССРның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туа.
1967 елда Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәннән соң, «Татэнерго» трестының механикалаштыру идарәсе мастеры булып башлый. 1971 елда «Татэнергострой» төзелеш идарәсенең СМУ-9 оешмасында өлкән прораб буларак, «Бигеш» аэропорты төзелешенә күчерелә.
1973 елның апрелендә «Отделстрой» УС ПТО-10 җитәкчесе, ә 1974 елда идарәнең баш инженеры итеп билгеләнә. 1976 елда «Сәнәгать һәм гражданлык төзелеше» белгечлеге буенча Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлый.
1980 елда Вадим Хан улы «Отделстрой» төзелеш идарәсенең баш инженеры, ә шул ук елның көзендә «Отделстрой»ТИ җитәкчесе итеп билгеләнә.
Зиатдинов Вадим Хан улы республиканың Түбән Кама, Чистай, Мамадыш, Яңа Чишмә шәһәр-районнарында торак объектлар, Менделеевск минераль ашламалар заводын төзү һәм тапшыру эшендә катнаша.
Вадим Хан улының эш стажы – 56 ел.
Аның җитәкчелегендә «Отделстрой» ТИ җитештерү базасы зур үсеш ала. Биредә җитештерелгән материаллар белән шәһәрнең социаль, мәдәни-көнкүреш, химкомбинат, шин заводы, техник углерод заводы, ТЭЦ-1 һәм ТЭЦ-2 объектлары, шулай ук Түбән Кама районының торак пунктларында объектларында файдаланыла.
Бүләкләре:
««Фидакарь хезмәт өчен. В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» медале (1970 ел);
«Түбән Кама нефть химиясе предприятиеләре комплексын төзегән өчен» мактау грамоталары, ТАССР Югары Советы Президиумыннан (1986 ел); «Төзелеш өлкәсендә күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте өчен» Татарстан АССР һөнәри берлеге өлкә комитетыннан (1988 ел); «Татарстанның мактаулы төзүчесе» күкрәк билгесе (2013 ел).
Зиатдинов Вадим хан улына «Хезмәт ветераны» исеме, «Татарстанның мактаулы төзүчесе» исеме бирелә.
Вадим Хан улы тәрбия һәм укыту эшенә, үсеп килүче буынның һөнәри осталыгын күтәрүгә зур игътибар бирә. Бу эштә Е.Н.Королев исемендәге Түбән Кама политехника көллиятенә зур ярдәм күрсәтә. Һөнәри осталык конкурсларында актив катнаша, форумнарда, сыйныф сәгатьләрендә студентлар белән әңгәмәләр үткәрә, үз тәҗрибәсен яшь буынга, булачак төзүчеләргә – политехника көллияте студентларына тапшыра.
Түбән Кама шәһәр Советының 2021 ел 1 сентябрендәге 36 нчы карары нигезендә, Түбән Кама шәһәренең мөһим сәнәгать һәм социаль объектларын төзүгә зур өлеш кертүе, яшь буынны эшче һәм төзүче белгечлекләренә өйрәтүдә һәм тәрбияләүдә актив катнашуы, актив җәмәгать эшләре өчен, аңа «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелде.