ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Абдуллин Фәтхулла Абдулла улы


Төзелеш тармагы ветераны, җәмәгать эшлеклесе, язучы

1937 елның 20 декабрендә ТАССРның Мөслим районы Яңа Сәет авылында туа. Түбән Камага 1968 елда килә. 40 елдан артык, 1968-2008 елларда, «Спецстрой», «Татэнергострой» идарәләрендә прораб, участок җитәкчесе, Түбән Кама шәһәре объектларын һәм аның сәнәгать узелын төзүдә өлкән инженер вазыйфаларында эшли. Трамвай юллары төзелешендә һәм беренче трамвай җибәрүдә катнаша.

Фәтхулла Абдуллин – «Кама таңнары» әдәби берләшмәсен оештыруның чишмә башында торган, 25 елдан артык иҗтимагый башлангычта бюро әгъзасы һәм берләшмә җитәкчесе булган. 14 китап, дистәләгән әдәби әсәр, пьесалар, «Туган як әдәбияты» хрестоматиясе авторы.

Ул – 1968 елда Түбән Камада беренче тапкыр дөнья күргән «Кама таңнары» әдәби альманахы (2009-2012 еллар), шәһәрнең 45 еллыгына «Түбән Кама – йөрәгем түрендә», 50 еллыкка «Иҗатымда сиңа hәйкәл, шәhәрем» рус һәм татар телләрендәге җыентыкларны төзүче һәм аларның мөхәррире. Аның пьесалары республика шәһәр һәм районнарының дәүләт һәм халык театрлары тарафыннан куелган. 20 ел дәвамында «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе кичәләренең сценарий авторы һәм оештыручысы, «Очрашулар-танышлар» әдәби-музыкаль кичәләрен оештыручы.

Фәтхулла Абдуллин яшь язучылар һәм шагыйрьләр белән актив эш алып бара, үсеп килүче буынның иҗади сәләтен үстерүгә зур игътибар бирә. Аның тәкъдиме белән 24 нче лицейда әдәби түгәрәк, Балалар иҗат үзәгендә «Энҗе бөртекләре» әдәби түгәрәге оештырыла. «Яңа исемнәр», «Безнең алмаш», «Кама таңнары» альманахларының махсус сәхифәләрендә сәләтле балалар һәм яшьләр әсәрләрен бастыруга зур игътибар бирә.

Татарстан АССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы (1988 ел), Татарстан Республикасы төзелеш һәм архитектура министрлыгының Мактау грамотасы (1998 ел), Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты (2008 ел), КПССның Түбән Кама шәһәр комитеты, халык депутатларының шәһәр һәм район Советлары башкарма комитетының Мактау грамотасы (1981 ел, 1988 ел), халык депутатларының Түбән Кама берләштерелгән Советы Рәисенең, Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы хакимияте башлыгының Мактау грамотасы (1997 ел), Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәре хакимият башлыгының Мактау грамоталары белән (2002, 2004, 2007, 2008, 2013 еллар) бүләкләнә. «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесе (2008 ел) иясе. Аңа «Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә (2012 ел).

Түбән Кама шәһәр Советының 2021 елның 1 сентябрендәге 36 нчы карары нигезендә, Түбән Кама шәһәренең беренче төзүчеләренең тарихи мирасын саклауга, милли мәдәниятне, сәнгатьне, халык гореф-гадәтләрен, әдәби һәм журналистик иҗатны саклауга һәм үстерүгә, яшьләрдә әхлакый-рухи кыйммәтләрне тәрбияләүгә зур өлеш кертүе өчен, Фәтхулла Абдулла улына «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелде.

 

 

 

x^