Түбән Камада Сугыш хәрәкәтләре ветераны көненә багышланган бильярд буенча «Берләштерүче шар» беренче муниципальара турнир узды. Ярышларда Түбән Кама һәм Алабуга ветераннары командалары катнашты.
Турнирның инициаторы – РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин.
Ветераннарга мөрәҗәгать итеп, Түбән Кама мэры Радмир Беляев турнирның зур кыйммәте спорт көндәшлеге генә түгел, ә очрашу, аралашу һәм шәһәрләр арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту мөмкинлеге дә булуын ассызыклады: «Әлеге турнир күркәм традициягә әверелер һәм ел саен уздырылыр дип ышанам».
Алабуга мэры Рөстәм Нуриев, Радмир Беляев һәм Айдар Метшин, турнирда катнашучыларны хуплап, дустанә партия уйнадылар. Сугыш хәрәкәтләре ветераннары арасында алдагы ярышларны өстәл теннисы буенча Алабугада уздырырга килештеләр.

