ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камадан өч педагог «Татарстанның иң яхшы укытучылары» премиясе лауреатлары булды
Мәгариф
  • 01 Июль 2026 - 11:27
  • Караулар: 57

Республика конкурсы нәтиҗәләре буенча Түбән Камадан өч педагог Татарстанның иң яхшы 36 укытучысы исемлегенә керде. Педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен алар 200 мең сум күләмендә премия алачак.

   Фанзиля Шаймухаметова

Фәнзилә Шәймөхәммәтова

 Җиңүчеләр арасында – рейтингта беренче урынны алган 32 нче гимназиянең технология укытучысы һәм сыйныф җитәкчесе Елена Гаранина. Шулай ук 27 нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нина Габбасованың һәм Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәнзилә Шәймөхәммәтованың хезмәтләре билгеләп үтелде.

    Нина Габбасова

Нина Габбасова

 Педагогларны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә һөнәри уңышлар телибез!

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^