Ульяновск шәһәрендә 23 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында җиңел атлетика буенча Россия беренчелеге старт алды.
Ярышларның беренче көнендә 29 иң көчле ир-ат 60 метрлы дистанциядә катнашты, алар арасында «Нефтехимик» спорт клубы вәкиле Семен Манаков та бар иде.
Финал йөгерешендә Түбән Кама спортчысы бик яхшы нәтиҗә күрсәтте. Шулай ук шәхси рекорды – 7,67 секунд һәм шуның белән 1 нче урын алды.
Аның нәтиҗәсе халыкара класслы спорт мастеры нормативыннан артып китә һәм хәзерге вакытта Европа рейтингында 23 яшькә кадәрге ир-атлар арасында 3 нче нәтиҗәне күрсәтә.

