ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама районында сөт кабул итү пункты ачылган
Авыл
  • 11 Август 2021 - 16:11
  • Караулар: 116
Түбән Кама районында фермерлар һәм авыл халкыннан сөт җыю пункты ачылган. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов хәбәр итә.

Сөт җыю белән «Благодатный» кооперативы шөгыльләнә. Кооператив 8 торак пункттан һәм 22 хуҗалыктан көненә 1000 литр сөт җыя. Ел башыннан бирле барлыгы 110 тоннадан артык сөт җыелган.



Кызыл Чапчак авылында сөтне суыту һәм комбинатка илтү өчен кирәкле барлык җайланмалары булган модуль пункт ачылган. Кооперативның сөт ташый торган машинасы да бар.



Модуль пункт ачу һәм суыткычлар урнаштыру өчен матди чаралар муниципаль бюджеттан бүлеп бирелгән. Кооператив киләчәктә барлык торак пунктларны колачлап, тагын шундый ике кабул итү пункты ачарга планлаштыра.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^