ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада милли бизәлешле трамвайлар рейска чыкты
Мәдәният
  • 24 Июнь 2021 - 15:46
  • Караулар: 114

Бүген шәһәр электр транспорты депосыннан милли стильдә бизәлгән ике үзенчәлекле трамвай маршрутка чыкты.

2 нче маршрут буенча йөрүче трамвайлар Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы тематикасын чагылдыра.

В Нижнекамске начали курсировать национальные тематические трамваи

 Бүген депода Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев, Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре, предприятие коллективы катнашында тематик трамвайларны рейска чыгару тантанасы үтте.

В Нижнекамске начали курсировать национальные тематические трамваи

Радмир Беляев шәһәр электр транспорты хезмәткәрләренә пандемия чорында тоткарлыксыз эшләүләре өчен рәхмәт белдерде һәм предприятиенең барлык иҗтимагый башлангычларда актив ярдәм итүен билгеләп үтте. «Трамвайлар – безнең шәһәрнең тормышын тәэмин итү нигезе. Түзем булуыгыз һәм эшегезне дәвам итүегез өчен рәхмәт».

Бүгенге көндә шәһәр электр транспорты паркында 64 трамвай исәпләнә, алар көн саен шәһәрнең 7 маршруты буенча 300 ләп рейс башкара, көнгә 28 меңгә якын кешене йөртә. Предприятие директоры, шәһәрнең мактаулы гражданины Рафаил Хәбибуллин сүзләренә караганда, коллектив төрле иҗтимагый акцияләргә актив ярдәм күрсәтә. Шуңа бәйле рәвештә тематик трамвайлар безнең шәһәр урамнарын бик еш бизи. «Туган телебезне саклау – безнең бурыч, - дип билгеләп үтте ул. - Ә бу вагоннар ярдәмендә без түбәнкамалыларны халкыбызның гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштырачакбыз».

В Нижнекамске начали курсировать национальные тематические трамваи

Түбән Камада хәзер 50 милләт һәм халык вәкиле яши, республикада – 170 кә якын. Беренче кузгалган милли трамвайны Халыклар дуслыгы йорты коллективы тәкъдим итте. Халык  җыр- биюләре белән вагон юлга кузгалды.

В Нижнекамске начали курсировать национальные тематические трамваи

Икенче трамвайда тематик программаны шәһәрнең үзәк китапханәсе хезмәткәрләре оештырган. Маршрут дәвамында пассажирларга Татарстан халыклары турында сөйләделәр.

В Нижнекамске начали курсировать национальные тематические трамваи

Ел тематикасына багышланган трамвайлар Яңа елга кадәр төрле маршрутлар буенча йөриячәк. График нигезендә, китапханә һәм Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре пассажирларны кызыклы фактлар белән таныштырачак.

    В Нижнекамске начали курсировать национальные тематические трамваи

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^