ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада тагын бер һәйкәл ачылачак
Мәдәният
  • 03 Июль 2020 - 13:46
  • Караулар: 445
Түбән Камада Татар дәүләт драма театры каршындагы мәйданны төзекләндерү дәвам итә. Айдар Метшин катнашында узган күчмә киңәшмәдә учреждение янындагы территориядә урнаштырылачак бронза сын турында фикер алыштылар.

Эскизны Казан скульпторы әзерли. Һәйкәл Туфан Миңнуллин әсәре геройларын - карт белән малайны сынландыра. Композициянең биеклеге ике метрдан артык, аны көзен ачачаклар.



Билгеле булганча, яңартылган драма театры Түбән Камада узган елның декабрь ахырында ачылды. Капиталь реконструкция март аеннан декабрь аена кадәр дәвам итте. Бу вакыт эчендә 250 урынга исәпләнгән яңа тамаша залы, декорация склады, рәссамнар өчен остаханә төзелде. Бина эчен бизәкләү эшләре башкарылды. Бинаның тышкы ягы, керү урыны, театрның эче тулысынча үзгәрде. Моңа республика бюджетының 145 млн сумнан артык акчасы юнәлтелде.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^