ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
ВИДЕО: Түбән Камада "Бишегем" татар балалар театр студиясе эшли
Мәдәният
  • 27 Март 2020 - 08:10
  • Караулар: 191

«По-нижнекамски» («Түбән Камача») проектының яңа чыгарылышын без 27 март көнне билгеләп үтелүче Халыкара театр көненә багышларга булдык. Шул ният белән Түбән Камада көз көне ачылган «Бишегем» татар балалар театры җитәкчелеге һәм анда йөрүчеләр белән аралашып, студия эшчәнлеге, киләчәккә планнары турында сораштык.

«Бишегем» студиясе балаларның эстетик, рухи һәм танып-белү сәләтен формалаштыруга юнәлдерелгән. Боларның барысына да, һичшиксез, кече яшьтән үк, бишектән үк керешергә кирәк. Икенче яктан, проектны оештыручылар сүзләренә караганда, кеше олыгая барган саен, аның әйләнә-тирә мохите, туган ягы, туган җире ышанычлы, җылы бишеккә әверелә.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*