ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада цифрлы грамоталылык буенча дәрес үтте
Иминлек
  • 07 Февраль 2024 - 11:06
  • Караулар: 152

«Цифрлы ликбез» мәгърифәтчелек проекты кысаларында Түбән Камада цифрлы грамоталылык һәм кибер куркынычсызлык буенча дәрес узды.

11 нче мәктәп укучылары белән мәгълүмати тавыш, мәгълүмат, цифрлы эз кебек кызыклы темаларга сөйләштеләр.

«Көн саен без смартфоныбызга күп кенә хәбәрләр алабыз, төрле яңалыкларны укыйбыз, фон өчен телевизор, радио кабызабыз. Бу безгә тискәре йогынты ясый торган мәгълүмати шау — шу икәнен бик аз кеше белә», - дип ассызыклады Түбән Кама мәгълүмат үзәге директоры Максим Шаронов.

Безопасность в интернете: в Нижнекамске прошёл урок по цифровой грамотности

Ул билгеләп үткәнчә, мәгълүмат куелган максатка ирешергә мөмкинлек биргәндә файдалы. Аның сүзләренчә, Түбән Камада яшәүчеләргә дә төп куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү мөһим.

Исегезгә төшерәбез, 2024 ел Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^