ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама нефть химиясе көллияте корпусын 430 миллионга ремонтлаячаклар
Мәгариф
  • 05 Февраль 2026 - 18:43
  • Караулар: 182

Киләсе уку елында Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте студентлары яңа шартларда укый башлый – Б корпусында масштаблы реконструкция бара. Район башлыгы Радмир Беляев, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов, СИБУР Корпоратив университеты ректоры Илья Корженовский, төзүчеләр һәм башка җаваплы затлар капиталь ремонт буенча эшче штаб үткәрделәр.

Корпус нефтехимического колледжа Нижнекамска отремонтируют за 430 миллионов

Проект бөтен корпусны һәм аның блокларын капиталь ремонтлауны күздә тота. Эшләр кысаларында инженерлык челтәрләрен алыштырачаклар, 70 уку лабораториясен төзекләндерәчәкләр, фасадны, актлар һәм спорт залларын яңартачаклар, психологик бушану кабинеты, күпфункцияле киңлек һәм заманча кафетерийлар каралачак, территория төзекләндереләчәк. Проект Татарстан Республикасы һәм СИБУР партнерлыгында гамәлгә ашырыла, инвестицияләрнең гомуми күләме — 430 млн сум.

"Бу бизнес һәм хакимият партнерлыгының яхшы үрнәге. Көллиятне тәмамлаучыларның 80 проценты Түбән Камада яшәргә һәм эшләргә кала. Аларның күпчелеге шәһәр төзүче предприятиеләргә хезмәт итәргә бара. Мондый мөһим объектны ачу студентларыбыз өчен шәһәрнең 60 еллыгына яхшы бүләк булачак. Барлык эшләрне 15 августка кадәр төгәлләү планлаштырыла", - дип билгеләп үтте Радмир Беляев.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^