Түбән Камада «Мәктәпкә әзерләүдә ярдәм ит» традицион акция старт алды.
Ул авыр тормыш хәлендә калган балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итү, мәктәпкә әзерләү, аларны иң кирәкле әйберләр белән тәэмин итү максатыннан уздырыла.
Мәктәп кирәк-яракларын җыю И.Х. Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда (Тукай ур., 21) эш көннәрендә 9:00 дән 17:00 гә кадәр үткәрелә. Шулай ук шәһәр һәм район мәктәпләрендә дә бу эш оештырыла.
«Күп еллар дәвамында битараф булмаган кешеләр Түбән Кама муниципаль районының балаларына мәктәпкә әзерләнергә булыша. Чакыруга кушылган түбәнкамалыларга рәхмәт белдерәбез һәм район халкын да акциягә кушылырга чакырабыз», - дип мөрәҗәгать итте түбәнкамалыларга социаль челтәрләрдәге битендә Түбән Кама муниципаль районының Мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин.

