ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада барлык башлангыч сыйныфларны биш көнлек уку атнасына күчерергә планлаштыралар
Мәгариф
  • 06 Сентябрь 2021 - 13:08
  • Караулар: 140
Түбән Кама һәм Кама Аланы башлангыч сыйныфларын биш көнлек уку атнасына күчерергә планлаштыралар.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районының мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Гыйниятуллин белдерүенчә, укытуның әлеге формасы уңай нәтиҗәләр бирсә, бу мөмкин булачак.

Исегезгә төшерик, 1 сентябрьдән Түбән Каманың 17 гомуми белем бирү учреждениесендә башлангыч сыйныфлар биш көнлек уку атнасына күчте.

«Без республикада беренче булып, мондый масштабта һәм формада укытуның яңа режимына күчәбез. Үзгәреш системалы характерда, шуңа күрә башлангыч сыйныфларда укытуның яңа форматына күчү ике этапта башкарылачагы турында карар кабул ителде», - дип ассызыклады Рамил Гыйниятуллин.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^