ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама районында 460 мең кубометр резинадан торган куркыныч чүплекне рекультивациялиләр
Табигать һәм без
  • 22 Июль 2020 - 15:06
  • Караулар: 337

Иске покрышкалардан торган санкцияләнмәгән полигонны рекультивацияләүнең төп этабы быел төгәлләнәчәк. Бу хакта бүген ТР Экология министрлыгы башлыгы урынбасары Егор Тарнавский Прости авылы (Түбән Кама районы) янындагы объектка чыккач хәбәр итте.

Чыгарырга мөмкин булган покрышкаларны үзбушаткычлар белән чыгаралар, ә грунт белән катнаш резин вагы, калдыкларны герметик су үткәрми торган катламга берничә кат төреп, шунда ук махсус терриконда күмеләчәк. "Эшләр тәмамлангач, бернинди зыяны, экологиягә, якын-тирәдә яшәүче кешеләргә тәэсире дә булмаячак", - дип вәгъдә итте Егор Тарнавский.

Исегезгә төшерәбез, туфрак белән буталган 460 мең кубометр иске резина - совет чорында барлыкка килгән санкцияләнмәгән чүплек. Безнең көннәрдә, чираттагы янгын чыкканнан соң, покрышкалар озак вакытлар төтен таратып пыскып янды һәм аны шунда ук сүндереп булмады. Ул вакытта куркыныч объектны рекультивацияләү өчен акча эзләү турында карар кабул ителде. Нәтиҗәдә, Түбән Камага «Чиста ил» федераль проекты кысаларында 560 млн сумнан артык акча бүлеп бирелде.

«Биредә чүплек күптәннән урнашкан, һәм безнең бурыч – якындагы ике елда аны тулысынча бетерү», - дип белдерде Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Салаватов. Быел покрышкалар һәм пычранган грунт белән бәйле мәсьәләләр хәл ителәчәк, киләсе елда элеккеге чүплек урынында агачлар утыртачаклар һәм якындагы елганы чистартачаклар.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^