ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбәнкамалылар - Бөтенроссия чыпчыкларны исәпкә алуда иң актив катнашучылар арасында
Табигать һәм без
  • 20 Февраль 2026 - 10:49
  • Караулар: 103

Россиядә чыпчыклар санын исәпкә алу буенча еллык акция тәмамланды. Татарстанда аңа 401 кеше кушылган - аларның уртак тырышлыгы белән 6948 кош теркәлгән.

Катнашучылар кошларны тапкан, аларны фотога төшергән, GPS ярдәмендә координаталарын билгеләгән һәм мәгълүматларны проектның рәсми сайтына тапшырган. Төбәктә Түбән Кама, Буа, Зәй, Яшел Үзән, Минзәлә, Алабуга, Тәтеш районнары, шулай ук Яр Чаллы һәм Казан халкы аеруча актив булган.

Бөтенроссия чыпчык санын алу йомгаклары буенча:

- илнең 87 төбәген колачлаган;

- 14 194 күзәтү үткәрелгән;

- 322 426 чыпчык исәпкә алынган.

Барлык катнашучылар шәхси статистика белән махсус электрон сертификатлар алачак.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^