ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама мәктәбендә эшкәртелгән пластиктан ясалган пандус урнаштырдылар
Табигать һәм без
  • 15 Декабрь 2023 - 09:24
  • Караулар: 87

Түбән Каманың 18 нче мәктәбендә  сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән  балалар өчен  эшкәртелгән пластиктан ясалган  пандус куйдылар. Проектны «Экотехнологияләр» компаниясе СИБУРның «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы ярдәме белән гамәлгә ашыра.

Проект кысаларында Түбән Каманың дүрт белем бирү учреждениесендә пластик шешәләр һәм флаконнар кабул итү буенча Bottle Bank фандоматлары барлыкка килде.

Җыелган икенчел чимал эшкәртелгәннән соң,  икенче тормыш ала һәм файдалы инфраструктура җитештерү өчен материал булып хезмәт итә. Бер үк вакытта  катнашучылар BottleCoin баллары белән бүләкләнә, аларны лояльлек программасы партнерларыннан, шул исәптән локаль тәкъдимнәргә (ташламалар, бонуслар, акцияләр) алыштырырга мөмкин.

Из переработанного пластика: в нижнекамской школе установили пандус

Икенчел чимал җыю 2023 елның июлендә башланды һәм  уку елы ахырына кадәр дәвам итәчәк. Биш ай эчендә фандоматларга 3200дән артык шешә тапшырылган. Бу сан якынча 100-110 килограмм пластикка тигез. Эшкәртүгә кабул ителгән пластик шешәләр саны буенча лидер булып,  24 нче лицей-интернаты  тора, анда 2 меңнән артык берәмлек савыт җыелган.

Түбән Камада эшкәртелгән пластиктан беренче пандус урнаштыру өчен, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен,  Түбән Каманың 18 нче мәктәбен сайладылар. Коймалы пандус балаларга ата-ана ярдәменнән башка баскыч аша үтәргә һәм мәктәпкә керергә ярдәм итәчәк.

«Пандус безнең укучыларның мобильлеге белән бәйле күп санлы проблемаларны чишә. Балалар һәм ата-аналар канәгать, хәзер аларга йөрү җиңелрәк», - дип шәрехләде 18 нче мәктәп директоры Минзәлә Ямашева.

Пандусның тышлыгы полимер комлы композиттан эшләнгән.  Эшкәртелгән пластикның 40%тан артыгы гомуми массада  бар. Моннан тыш, материалны җитештергәндә һәм эксплуатацияләгәндә тузан һәм агулы парлар барлыкка килми. Эшләнмәнең хезмәт итү вакыты 50 елдан артык тәшкил итә, ә полимер комлы композит үзе алга таба эшкәртелергә тиеш. Пандус җитештерү өчен 100 килограммга якын эшкәртелгән пластик кирәк булган.

Из переработанного пластика: в нижнекамской школе установили пандус

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^