ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Мәскәү дизайнеры эшкәртелгән пластиктан кием ясау тарихы турында түбәнкамалыларга сөйләячәк
Табигать һәм без
  • 05 Декабрь 2023 - 14:12
  • Караулар: 95

«Фантастик пластик» күргәзмәсе экспонатларының ничек һәм нинди материаллардан ясалганын һәм пластик эшкәртү эшен ничек башларга мөмкинлеген белергә телисезме? 10 декабрь көнне түбәнкамалыларны Югары икътисад мәктәбенең сәнәгать дизайны кафедрасы укытучысы һәм Zerowaste тотрыклы проектлау лабораториясе дизайнеры Мария Степанова белән бергә экспозиция буйлап мавыктыргыч сәяхәткә чакырабыз.

Мария эшкәртелгән пластиктан ясалган сәнгать әйберләренең барлыкка килү тарихы турында сөйләячәк, шулай ук кунаклар белән ни өчен икенчел куллану идеясе бөтен дөнья кешеләрен берләштерүен аңлатачак.

«Без экспонатларны игътибар белән карап чыгачакбыз, аларның кайберләренең сәерлеге турында фикер алышачакбыз, ә аннан соң «Драгоценный пластик» хәрәкәте турында сөйләшәчәкбез. Аны дизайнер Дейв Хаккенс ясаган һәм ул инде 40 илдә, шул исәптән Россиядә дә бар. Хәрәкәтнең асылы шунда ки: кешеләр теләсә кайсы урында пластик эшкәртү буенча кечкенә бизнес башларга һәм калдыклар санын киметергә мөмкин», - ди оештыручылар.

Интерактив экскурсия 10 декабрь көнне 14:00 сәгатьтә, Халык иҗаты йортында, Лемаев скверы, 14 нче йорт адресы буенча узачак.

Керү ирекле, сылтама буенча  теркәлергә кирәк.

Күргәзмә «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы кысаларында СИБУР компаниясе ярдәме белән уза.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^