ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада Чиста уеннарда 10 төбәктән укучылар катнашты
Табигать һәм без
  • 18 Сентябрь 2023 - 16:31
  • Караулар: 116

Бүген Түбән Камада «Мәктәп чисталык кубогы» Бөтенроссия экологик турнирының беренче этабы старт алды. Татарстанның 10 төбәгеннән йөзләгән укучы Урман урамындагы территорияне җыештыруда катнашты.

Чиста уеннар башланыр алдыннан балалар өчен укроп һәм петрушка утырту буенча мастер-класс үткәрелде. Шулай ук мәктәп укучылары кызыклы викторинада катнашты. Моннан тыш, теләүчеләр эко футбол уйнады, анда икенчел чимал һәм катнаш калдыкларны бүлергә өйрәнделәр.


«Без балаларда һәм яшьләрдә экологик грамоталылыкны арттырырга, табигатькә мәхәббәт тәрбияләргә һәм аны якларга омтылуны үстерергә телибез», – диде Роза Фәйрушина, Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе рәисе.

Оештыручылар куркынычсызлыкка аерым игътибар бирде: катнашучылар өчен инструктаж үткәрелде, анда чүп-чар җыю кагыйдәләре турында сөйләделәр.


Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Фәрит Шәяхмәтов яшь экологларны сәламләде: «Мин сезне шундый матур кояшлы көндә күрүемә шатмын, бу территорияне җыештыру өчен һава торышы да искикеч булды».

Экологик ярышлар вакытында дүрт катнашучыдан торган командалар калдыклар җыйды һәм мобиль кушымтада баллар алды.  Чүпләрне аерым җыю өчен төрле төстәге капчыклар һәм кулъяулыклар таратылды.

Өченче этапта экологик квиз булачак, анда турнирның алдагы этаплары рейтингы нәтиҗәләре буенча иң яхшы 50 команда катнашачак.

Искәртеп узабыз, проект Россия «Алдынгылар хәрәкәте»нең грант ярдәме белән тормышка ашырыла.

«Биредә Түбән Камадан гына түгел, республикадан да иң актив укучылар җыелды. Бүген алар безнең шәһәребезне бераз чистарак һәм уңайлырак итте», – диде Түбән Кама волонтерлар үзәге директоры Булат Әюпов.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^