Кызыл Чишмә бистәсендә 50 ак чыршы утыртылды. Экологик акциядә катнашучылар корыган имәннәр урынына яңаларын утырттылар. Бүгенге көндә Түбән Кама урманчылыгында бердәнбер ак чыршы сакланып калган, шушы урыннан яшь үсентеләр утырта башладылар.
«Стахеевларның ак чыршы аллеясы» – «ЭкоМир»ның төп проекты. Аның максаты - Түбән Кама районының Кызыл Чишмә бистәсе территориясендә мәдәни мирас объектын торгызу. Бу тарихи һәм экологик проект СИБУРның «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы җирле инициативалар грант конкурсында җиңүче булды. Проектны «Түбән Кама Нефтехим» Иҗтимагый советы сайлаган.
«Бүген безнең проект тормышка ашырылуына мин бик шат, ул СИБУР һәм Иҗтимагый совет ярдәме белән узды. Шәһәрдә бер генә ак чыршы калганын белгәч, бу агачларның санын арттыру идеясе туды, Стахеевлар яшәгән чорда 500 ак чыршы үскән булган. Бүген битараф булмаган шәһәрлеләр үз куллары белән Түбән Камадан Кызыл Чишмәгә кадәр урманның бизәге булачак ак чыршы утыртырга килде», - диде проект авторы, «ЭкоМир» коммерцияле булмаган автоном оешма җитәкчесе Гүзәл Абдуллина.
Ак чыршы аллеясына яңа тормыш бирергә НКНХ Иҗтимагый советы вәкилләре, мәктәп урманчылыгы тәрбияләнүчеләре, «Реактор» хоккей командасының яшь спортчылары, шәһәр экологлары, Кызыл Чишмә мәктәбенең укучылары килде.
«Бүген без бу җылы кояшлы көнне ак чыршы утыртырга килдек. Безнең тәрбияләнүчеләр - экологик активистлар, без ике елдан артык пластик, капкачлар, макулатура, аларны икенчел эшкәртү өчен батареялар җыябыз һәм, әлбәттә, бу акцияне игътибарсыз калдыра алмадык», - диде сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар интернат-мәктәп укытучысы Рәсилә Денисламова.
Ак чыршыларны шәһәргә Киров өлкәсеннән алып кайтканнар, аларны Түбән Кама урманчылыгы караячак. Урманчылык вәкилләре эковолонтерларга агачларны ничек утыртырга кирәклеген аңлатты.
«Маршрут очраклы сайланмаган, Себер ак чыршылары катнаш урманнарда үсә, аларга яхшырак үсү өчен күләгә булу кирәк. Алар углерод газын бик яхшы үзләштерә, шәһәр мохитендә һаваны чистарта. СИБУРга ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерәсем килә», - диде дәүләт урман инспекторы Алексей Кузьмин.
«1994 елда монда
урманчы булып эшләдем һәм ул вакытта ук Стахеевларның ак чыршы аллеясын торгызу турында хыялландым. Ак чыршы - бик
файдалы агач. Бу идеяне Мин «ЭкоМир» коммерцияле булмаган автоном оешмасы
җитәкчесенә җиткердем һәм, күргәнегезчә, бүген ак чыршы утыртабыз», - диде ТР
Дәүләт бүлегенең биологик ресурслар буенча
Түбән Кама районара бүлеге башлыгы
Эдуард Иванов.
70 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре, Түбән Каманың өлкән кешеләре, «Яхшылык эшлә» хәйрия оешмасы вәкилләре игелекле эштә активлык күрсәтте.
«Мин үзем беренче тапкыр агач утыртам һәм миңа бу бик ошый, ак чыршыдан бик тәмле ис килә, хәзер мин бу агачның үсешен күзәтәчәкмен һәм үзем дә су сибәргә булышачакмын», - диде акциядә катнашучы Нурсолтан Айметдинов.

