Түбән Камада эрбет агачы утырту буенча акция узды, анда 200гә якын кеше катнашты.
Акциядә Түбән Кама мэры Рамил Муллин, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, СИБУР хезмәткәрләре, «Түбән Кама Нефтехим»ның Иҗтимагый советы әгъзалары, «Лесные братья» мәктәп урманчылыгы укучылары, инклюзив берләшмә вәкилләре, шулай ук түбәнкамалылар катнашты. «Гаилә» паркында барлыгы 800 эрбет агачы утыртылды.
«Узган ел СИБУР компаниясе белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә Түбән Кама районында имән һәм нарат урманнары барлыкка килде. Тиздән Түбән Кама үзәгендә иске агачлар киселгән урында эрбет урманы барлыкка киләчәк. Бу урын безнең паркның бизәге һәм шәһәр халкы һәм кунаклар өчен матур ял итү урыны булыр, дип ышанам», - диде Түбән Кама мэры Рамил Муллин.
Утырту материалын сайлау - төбәкнең климат шартлары һәм парник газларын йоту потенциалы белән бәйле. Ылыслы агачлар арасында эрбет агачы углекислый газ чыгаруны үзләштерү интенсивлыгы буенча карагай, чыршы һәм пихтадан калышмый, кошлар һәм хайваннар өчен тормыш чыганагы булып тора, шулай ук башка агачлардан яхшырак һаваны чистарта. Бу - шәһәр мохите өчен аеруча мөһим.

