Түбән Камага «Совигрипп» вакцинасының яңа партиясе кайтты, өлкән кешеләр өчен барлыгы 24 мең доза. Быел прививка аеруча актуаль, чөнки микст-инфекция – бер үк вакытта ковид һәм грипп белән зарарлану куркынычы бар.
Вакцина сырхауханәләргә бүленгән инде. Гриппка каршы прививканы киләсе атна башыннан ясатырга мөмкин булачак. Моның өчен яшәү урыны буенча сырхауханәгә, участок терапевтына амбулатор карта белән килергә кирәк. Табиб пациентны прививка кабинетына вакцинациягә җибәрәчәк. Алдан язылу таләп ителми.
Санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәргә онытмагыз!