Коронавирустан вакцинация ясату өчен өстәмә пунктлар эшләячәк.
13 гыйнварда түбәнкамалылар 9:00 - 12:00 сәгатьләрдә «Хыял» яшьләр клубында (Бызов ур., 18) прививка ясата алачак. 16:30 - 18:30 сәгатьләрдә «Апуш» балалар китапханәсенә прививкага килергә мөмкин.
14 гыйнварда өстәмә вакцинация пункты 9:00 - 12:00 сәгатьләрдә «Орбита» яшьләр клубында (Яшьлек ур., 32) һәм микрорайонның иҗтимагый үзәгендә (Шинчылар пр., 25а) кабул итә.
Сырхауханәләрдә прививка кабинетларының эш вакытын да хәбәр итәбез. 1 нче (Менделеев ур., 46) һәм 2 нче (Төзүчеләр пр., 10д) сырхауханәләрдә прививканы эш көннәрендә 7:30 - 18:30 сәгатьләрдә, ял көннәрендә 8:00 - 15:00 сәгатьләрдә ясатырга мөмкин.
Шулай ук хатын-кызлар консультациясендә дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 104 нче бүлмәдә 8:30 - 15:30 сәгатьләрдә вакцинация ясатып була.

