Түбән Камада Химиклар проспектын ремонтлау кысаларында юлчылар автомобильчеләр өчен хәрәкәт схемасын оптимальләштерәләр. Төп үзгәреш Төзүчеләр проспекты ягына борылучыларга кагылачак.
Әгәр элегрәк борылу өчен "Гаилә" паркына кадәр диярлек барып җитәргә туры килсә, хәзер маневрны күпкә иртәрәк башкарырга мөмкин булачак — Химиклар проспекты буенча 53 нче йорт каршында. Икенче якка борылу сакланачак, әмма бераз урыны үзгәрә.
Машина йөртүчеләргә тизлек режимын үтәргә һәм вакытлы билгеләр күрсәтмәсен үтәргә киңәш ителә. Автомобиль сөючеләрдән эшче бригадаларга хөрмәт белән карауларын һәм үз маршрутларын алдан ук шәһәрнең төп юл артериясен ремонтлауны исәпкә алып төзүләрен сорыйбыз.
